Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
27 июньдә Казанда транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә чикләүләр кертелергә мөмкин
27 июнь көнне Казанда, кирәк булган очракта, Подлужная урамында транспорт хәрәкәтенә һәм Миллениум күперендә җәяүлеләргә чикләү кертелә. Чикләү чаралары Россия күләмендә Яшьләр көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Башкарма комитет карары нигезендә, кирәк булган очракта, хәрәкәт 27 июнь көнне 6:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Подлужная урамында, Миллениум күпереннән төшү юлыннан Толстой урамына кадәрге юл өлешендә, шулай ук Вишневский урамыннан чыгу юлында туктатыла.
Моннан тыш, кирәк булган очракта, 27 июнь көнне 15:00–22:00 вакыт аралыгында Миллениум күперендә, юлның Фатыйх Әмирхан урамыннан Вишневский урамына кадәрге өлешендә җәяүлеләр хәрәкәте чикләнә.
Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне, 27 июньдә, Казанның «УРАМ» экстрим-паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә. Быел фестиваль «Хыял, горурлык, бердәмлек» шигаренә нигезләнеп уздырыла. Шәһәр яшьләре өчен концерт, остаханәләр, бәйгеләр, күнекмәләр, лекцияләр, вакансияләр ярминкәсе һәм башка чаралар әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз