news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

27 июньдә ТДГПУ бинасы каршындагы мәйданда “SUPERабитуриент” шоусы оештырыла

Ул 20 июньнән 25 июльгә кадәр ТДГПУ абитуриентлары арасында уза.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). Дүшәмбе көнне – 27 июньдә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бинасы каршындагы мәйданда “SUPERабитуриент” шоусы оештырыла. Ул 20 июньнән 25 июльгә кадәр ТДГПУ абитуриентлары арасында уза.
Бу чорда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керергә теләп, гариза биргән һәм һәр көнне төзелә торган исемлектә йөзенче булган абитуриентларга, шулай ук “SUPERабитуриент” шоусы кысаларында викторина сорауларына дөрес җавап биргән һәм конкурсларда җиңгән яшьләргә бүләкләр тапшырыла. Бу хакта ТДГПУдан алынган рәсми хәбәрдә билгеләп үтелә.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot