Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
27 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Игенчеләрне матди кызыксындыру шартлары үзгәрде, мөфти мөселман кызларына киңәшләрен бирде, Хәния Фәрхи каберенә таш куелды, Гафур Каюмов вафат.
Иң күп икмәк суктырган комбайнчылар арасындагы конкурсның таләпләре һәм суммасы үзгәрә/ “Быел комбайнчылар район һәм республика рейтингы буенча бәяләнәячәк”, - диде министр.
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман кызларын динсез егетләргә чыкмаска өндәде/ Татарстан мөфтие мөселман яшьләре форумы делегатлары белән очрашты.
“Ак калфак” оешмасының йомгаклау җыелышында утырышара бурычлар билгеләнде/ Арчада татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җыенының пленар утырышы булды.
Татар яшьләре көннәре лидеры: Татар булуыгыз белән горурланыгыз!/ 28нче тапкыр оештырылган Татар яшьләре көннәрен ябу тантанасында бу елның Татар яшьләре көннәре лидеры билгеләнде.
Хәния Фәрхинең каберенә таш куелды/ Чарада җырчының якын дуслары, туганнары, җырчылар һәм Хәния Фәрхинең иҗатын яраткан тамашачылар катнашты.
Драматург Гафур Каюмов сәхнәдә алган имгәнүдән фаҗигале төстә вафат булды/ Гафур Каюмов Арчада сәхнәдә декорацияләр бүлмәсенә менгәндә егылып төшкән.
Салехардта татар ансамблен ябылудан саклар өчен рус, ненец, ногай кызлары татарча җырлый/ "Дуслык" ансамблендә башка милләт вәкилләренең татар җырларын яратып башкаруына татарлар гаҗәпкә калган.
Андрей Каргинов “Ефәк юлы-2018” йөк машиналары зачетында җиңде/ Камазлылар Айрат Мәрдиев белән Антон Шибалов икенче һәм өченче урыннарны алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз