Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
27 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Бүген Зәйгә 260 көрәшче җыелган, Рөстәм Миңнеханов транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагына уңай бәя бирде.
"Шаян" ТВ-каналында чыгачак яңа мульфильмны Элвин Грей белән Равил Шәрәфиев тавышландырган/ "Супер канатлар" мультсериалы 1 февральдән эфирга чыга башлый.
Гөлшат Котенкованы үтерү турында мәгълүмат биргән кеше бер миллионнан баш тартты/ Акчаны Котенев стажер булып эшләгән пластик тәрәзәләр җитештерү компаниясе директоры алган һәм шунда ук Гөлшатның иренә тапшырган.

Марат Әхмәтов: Язгы кыр эшләре өчен 20 млрд сумнан артык акча кирәк/ Игенчелектән беренче акчалар кергәнче кулланыр өчен, 26 млрд сумнан артык акча кирәк булачак, диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Тиешле финанслау булмау сәбәпле, Кавал авылындагы бердәнбер мәктәп ябыла/ 2017 елда Кавал авылында башлангыч мәктәп эшчәнлеге өчен 360 мең сум бюджет акчасы сарыф ителгән.

Бүген Зәйгә 260 көрәшче җыелган / Ринат Фәрдиев истәлегенә ярышка республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 20 команда, 260 тан артык көрәшче җыелган, дип "Идел" журналы хәбәр итә.

Казан университеты укытучыларны һәм студентларны «Әгъзамов укулары»на чакыра/ Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак, дип хәбәр итә "Мәгариф" журналы.

Төмәндә татар теле олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды/ Җиңүчеләрне Казанга халыкара олимпиадага җибәрергә дигән карар кабул ителгән.

Омск татарлары шәһәр мэрына федераль Сабан туе үткәрергә тәкъдим итте / "Чара якындагы төбәкләр белән Татарстан һәм Башкортстан республикалары арасындагы багланышларны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк", дип ышаналар.

Рөстәм Миңнеханов транспорт һәм юл хуҗалыгы тармагына уңай бәя бирде/ 2019 елда транспорт системасын үстерү һәәм юллар сыйфатын яхшырту бурычы тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз