news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

27 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент эшмәкәрлеккә җәлеп итү, укыту буенча сүлпән эшләүче районнарны санап чыкты, Монреаль татарлары милли аш-су осталары марафонын башлады.

Президент эшмәкәрлеккә җәлеп итү, укыту буенча сүлпән эшләүче районнарны санап чыкты/ Р.Миңнеханов эшмәкәрлеккә өйрәтүгә салкын караучы районнарны "булдыксызлар" дип атады. 

Чирмешәндә Наил Шәйхетдинов исемендәге урам булачак/ Чирмешәннең Лашман авылында 2 март көнне Наил Шәйхетдинов исемендәге урам ачу тантанасы була.

Мансур Гыйләҗев “Инкыйраз-таймер” уйлап табучыларны хуплады/ "Кайвакыт проблеманы чишәр өчен, кешене куркытырга кирәк", - дип саный драматург.

#атнабай флешмобына Земфира Гыйльметдинова кушылды/ Ул Әнгам Атнабаевның "Ник туйдырмый икән?" шигырен укый.

Фәрит Хатыйповның һәрбер җыры мәңгелеккә кала торган - Фердинанд Сәләхов/ Мәсгудә Шәмсетдинова Америкада, Луиза Батыр-Болгари Үзбәкстанда, ярый әле Фәрит Казанда калды, ди халык җырчысы.

"Зөләйха күзләрен ача" спектакле, махсус чакыру булмаса, Казанга килмәскә мөмкин/ Режиссер Казандагы гастрольләр мәсьәләсендә кистереп җавап бирә алмады, азрак куркуын да яшермәде.

Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе остазлары хөрмәтенә конференция уздыра/ Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә апрель аенда узачак чаралар билгеле.

Монреаль татарлары милли аш-су осталары марафонын башлады/ Марафонда пешекчеләрдән осталык дәресләре, мөстәкыйль рәвештә татар халык ашларын әзерләп карау, аш-су өлкәсендә тәҗрибә туплау каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100