Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
27 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Беренче балага пособие түләүгә 21 миллиард сум акча бүленгән, "Татар-информ" хәбәрчеләре бәйгеләрдә җиңде, Татарстанда җылыта.
Татарстан Президенты Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен гамәлгә куйды/ Ел саен 5 октябрьдә 100 әр мең сум күләмендә ике премия биреләчәк.
Мөхәммәтшин: 2018 ел дәвамында татар телен укыту формасын табарга кирәк/ Татарстан Президентының татар телен көнкүрештә, сөйләм телендә кулланыла торган итәргә кирәк дигән йөкләмәсе бар, диде ТР Дәүләт Советы рәисе.

Гаиләдәге беренче балага пособие түләү өчен 21 миллиард сум акча бүленгән/ Татарстан бу максатларда федераль бюджеттан 475 миллион сум алачак.

2018 елдан "Ана капиталы"н айлык түләүләр формасында алып булачак/ Ул балага яшь ярым булганчы бирелә.

"Татар-информ" хәбәрчеләре Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән бәйгеләрдә җиңде/ Министр Гадел Вафин ике бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләде.

Казанда ике яңа сырхауханә төзеләчәк/ Министр әйтүенчә, Казанда 100 елдан артык эшләүче сәламәтлек саклау биналары булганлыктан, аларга алмашка яңа учреждениеләр сафка бастырылды.

Татарстанда Яңа ел төнендә тәртипне ике мең полиция хезмәткәре саклаячак/ Кеше күп җыелган урыннарда тәртип сагында торучылар һәм кинологлар тикшерәчәк, керү урыннарында әйберләр карап кертеләчәк.

Иртәгә Татарстанда 2 градуска кадәр җылыта/ Урыны белән җиңелчә буран, бозлавык фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз