news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

27 августта Казан дәүләт финанс-икътисад институтында яшьләр өчен ифтар мәҗлесе үткәреләчәк

Ифтарга Колшәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов чакырылган

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). 27 августта Казан дәүләт финанс-икътисад институтында яшьләр өчен ифтар мәҗлесе үткәреләчәк. Рамазан ае тәмамлану нисбәтеннән әлеге чараны республиканың “Сознание” иҗтимагый оешмасы оештыра. Мондый ифтарлар ел саен республика вузларында үткәрелеп килә иде.
Ифтарга Колшәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов чакырылган дип хәбәр итә оештыручылар. Кичә программасына шулай ук лекцияләр,"Comedy Сlub" кертелгән.

Кунакларга кавказ, япон һәм татар кухнясы тәкъдим ителәчәк. Чара кичке сәгать сигез туларга ун минутта башлана. Керү ирекле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot