news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

27 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә татарларны яраталар диде, “Ак калфак” бәйгесенең Гран-при иясе мәгълүм булды, Казан дары заводын күчерү хәл ителгән.

Әхмәт Мәзһәров: Татар телен белү миңа нык ярдәм итте / “Татар мәктәбендә укып, беркемнән дә артта калмадылар”, - ди ул кызлары турында.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Россия парламентаризмы көне белән котлады / 27 апрельдә Россия парламентаризмы көне билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов: Төркиядә татарларны яраталар / Татарстан Президенты Анкарада татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

“Ак калфак” бәйгесенең Гран-при иясе мәгълүм булды / Гран-прины “КФУның 2нче татар гимназия”се укучысы Мәликә Мотыйгуллина алды.

“Ку” спектакле: Йолдыз Миңнуллина белән Нурбәк Батулла Илшат Сәетов иҗатын сәхнәдән укый / Казанда татар яшьләре "Ку" рок-спектакле әзерли.

Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде / Татарстан Премьер-министры ике судноның да проектын Яшел Үзән заводы белгечләре төзүен искәртте.

Экология министры "Тяжело с татарским" антипремиясе бирелү белән килешми / Александр Шадриков үзлегеннән татар телен өйрәнүен һәм татар әдәбиятын яратуын әйтә.

Фәрит Мөхәммәтшин: Айныткычлар эше өчен кем җаваплы булырга тиеш, шуны ачыкларга кирәк / Бу фикерен Дәүләт Советы рәисе бүген Петербургта РФ Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар советында белдергән.

Казан дары заводы генераль директоры урынбасары заводны күчерү хәл ителгәнен әйтте / Хәзер яңа заводны проектлау һәм төзү эшләре бара.

Казанда Нурсолтан Назарбаевның “Бәйсезлек эрасы” китабы тәкъдим ителде / Казахстан Президенты китапны архив материалларына нигезләнеп язган.

Әлфия Йосыпова: Студентларны татар телендә иркен сөйләшә алырлык дәрәҗәгә юнәлтергә кирәк / КФУда “Төрки халыклар сәнгате, тарихы һәм фольклоры” конгрессының пленар утырышы ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100