news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

27 апрельдә ТР Хөкүмәте грантына конкурска документлар кабул итү тәмамлана

27 апрельдә ТР Хөкүмәте грантына конкурска документлар кабул итү тәмамлана

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше бурычларын үтәрлек белгечләр әзерләүнең югары сыйфатын тәэмин итү өчен, 2007 елда ТР Хөкүмәте грантына конкурс башлану турында игълан итә.

Конкурска сайлап алу Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни үзәкләрендә ТР кадрларын әзерләү, яңадан әзерләү һәм стажировкалауга ТР Хөкүмәте грантын бирүгә дәгъва итүчеләрне сайлап алу кагыйдәләре нигезендә уздырыла.

Грант Россия һәм чит ил мәгариф һәм фәнни үзәкләрендә ТР социаль-икътисади үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча дәүләт имтиханына кертелгән белгечлекләр буенча уку һәм стажировка узу өчен биреләчәк.

Сайлап алу кагыйдәләре, дәүләт имтиханы составы, кирәкле документлар исемлеге, шулай ук конкурс турында өстәмә мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының www.tatedu.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

Мәгълүматны шулай ук ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаментында, министрлык, ведомстволар, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башкарма комитетларында, иҗтимагый яшьләр оешмаларында, дәүләт һәм муниципаль вузларның Гыйльми советларында, ТР Фәннәр академиясе һәм Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәге президиумнарында алырга була.

Документларны 2007 елның 27 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot