news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^27 апрель көнне Казанда кулга алынган милекне сату буенча беренче электрон сәүдә үтәчәк

^27 апрель көнне Казанда кулга алынган милекне сату буенча беренче электрон сәүдә үтәчәк

(Казан, 23 март, «Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бу турыда Татарстан Республикасының Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы каршындагы “Дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар буенча агентлык” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте. Һәм әлеге сәүдәгә суд приставлары тарафыннан кулга алынган милек тәкъдим ителәчәк һәм тәкъдим ителгән милекләрне сатуны сайт аша күзәтеп барырга, шулай ук аларның нинди бәядән сатылуын да белергә мөмкин булачак, диде ул.

Россия федераль милек фондының Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча үтәүче Рөстәм Минһаҗев сүзләренә караганда,

сәүдәдә катнашучы башлангыч бәянең күчемле милекенә - 5, ә күчемсез милекенә - 10 процент залог түләргә тиеш икән. “Катнашучы аукционда җиңмәгән очракта, акчасы кайтарыла”, - дип белдерде ул.

Моннан тыш, Р.Минһаҗев юридик затларга устав копиясен, физик затларга паспорт мәгълүматларын һәм ИНН копиясен, ә оешманың ИНН копиясен һәм вәкиленә калдырган ышаныч кәгазен тапшырыга тиешлеген дә әйтеп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100