news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 яшьлек хатын Казанда яшәүченең оныгын 100 мең сумга бозымнан “чистарткан”

Новосибирск шәһәрендә яшәүче хатын-кызны РФ Җинаять Кодексының “Мошенниклык” маддәсе буенча гаеплиләр.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). 26 яшьлек хатын-кыз Казанда яшәүченең оныгын 100 сумга “бозымнан чистарткан”, дип хәбәр итте Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

2018 елның мартында Новосибирскта яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз, шул ук шәһәрдәге икенче хатын-кызны алдалап оныгын “бозымнан чистраткан”. Үз хезмәтләре өчен ул 100 мең сум акча алган.

Җинаятьчегә карата “Мошенниклык, гражданинга зыян китерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хатын үз гаебен тулысынча таныган һәм зыян күрүчегә материаль компенсация түләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100