news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

26 октябрь көнне Казанның Киров районындагы кайбер йортларга су бирелмәячәк

Бу уңайсызлык сәгать иртәнге 9дан кичке 6га кадәр сузылачак

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Казанның Киров районына караган Шоссейная урамындагы су үткәргечкә янгын гидранты куелу сәбәпле, 26 октябрьдә сәгать иртәнге 9дан кичке 6га кадәр түбәндәге йортларга су бирелми тора:

 

Шоссейная ур., 3, 15, 15а, 17, 17а, 18, 19, 19а, 20, 21, 21а, 22, 22а, 23, 23а, 24;

Шоссейная тыкрыгы, 7;

Шоссейная, Грузовая, Заливная, Бугринская урамнарындагы шәхси йортлар.

 

Ул көнне Шоссейная, 20 адресы буенча су тутырылган автоцистерна китерелсә дә, “Водоканал” МУП ул йортларда яшәүчеләргә алдан ук су җыеп куярга киңәш итә, диелә мэриянең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot