news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты Гарәп Әмирлекләрендә эшлекле сәфәрдә, Халыкара Әниләр көне билгеләп үтелә, Рубин футболчыларын хәлиткеч ике уен көтә.

Татарстан Президенты Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре комиссиясе эшендә катнаша./ Форум кысаларында Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре компанияләренең уртак проектлары турында сөйләшү планлаштырыла.



Эльмира Зарипова: Дөньяда ана мәхәббәтеннән дә мөһимрәк һәм кыйммәтлерәк нәрсә юк./ Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Әниләр көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.



“Глаголица - 2017” IV Бәйсез әдәби премия җиңүчеләре билгеле – исемлек./ Лауреатлар Татарстан, Мәскәү, Калуга өлкәсе, Кыргызстан, Омск, Новосибирск, Екатеринбург, Оренбург, Санкт-Петербург, Луганск, Ульяновск өлкәсеннән.



Татарстанлылар Төркия уку йортларын тәмамлаучылар җыенында катнашты./ Кичә Төркия югары уку йортларын тәмамлаучы меңгә якын кеше Истанбулда очрашты.



Алда ике уен бар, аларга ышаныч белән карыйм – Корбан Бердыев./ "Рубин" футболчылары ЦСКА командасына оттырды.



Татар биючесе Айсылу Мирхафизхан - Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе./ Айсылу Мирхафизхан, Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсында “Характерлы биюләр” номинациясендә чыгыш ясап, I премия лауреаты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100