news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

26 ноябрьдә ТР Фәннәр академиясе Президиумының чираттагы утырышы уза

Утырышта Татар АССР оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган юбилей чараларында ТР Фәннәр академиясенең катнашуы һ.б. мәсьәләләр күтәрелә

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә – 26 ноябрьдә ТР Фәннәр академиясе Президиумының чираттагы утырышы уза.

Утырышта Татар АССР оешуның 90 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган юбилей чараларында ТР Фәннәр академиясенең катнашуы, селекциянең биологик проблемалары, 2009 елда, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә дәгъва итү өчен, табигать фәннәре юнәлешендә башкарылган хезмәтләр буенча калган вакансиягә яңадан тавыш бирүне уздыру көтелә. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайты хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot