news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда чәчү тәмамланып килә, "Каравон" фестивале Татарстан белән Лаешның брендына әверелде, эшмәкәрләр веломарафонга чыкты.

«Алабуга» МИЗда Stadler компаниясенең җитештерү мәйданчыгы булдырылырга мөмкин/ Швейцария компаниясе Директорлар советы рәисе Петер Шпулер бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасына килде.

Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчүлек мәйданнарның 98 процентында эш тәмам/ Калган 40 мең гектар җирнең 15 мең гектарында - кукуруз, 14 мең гектары - кара бодай, 2 мең гектары берьеллык үләннәр булачак, диде министр.



“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин/ Фестиваль Татарстан белән Лаеш районының танылган мәдәни брендына әверелде, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.



Надежда Бабкина “Каравон”да: Бу бәйрәмдә безнең зур илебез чагылыш таба/ Россиянең халык артисты республика һәм Лаеш җитәкчелегенә гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә хезмәт итә торган фестиваль өчен рәхмәт белдерде.



Йолдыз Миңнуллина Казан урамнары буйлап шигъри экскурсия үткәрде/ «Арттан йөри Казан урамнары» ул - «Город АРТ-подготовка» V Театр лабораториясе программасындагы шигъри экскурсия.



Эшмәкәрләр веломарафоны Тукай эзләре буйлап үтәчәк/ Унынчы тапкыр үткәрелә торган веломарафонның озынлыгы 150 км.



Футбол буенча дөнья чемпионатына Роспотребнадзор "кайнар линия" ачты/ Федераль хезмәт белгечләре кулланучылар хокукын яклау, санитария күзәтчелеге буенча консультацияләр бирә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100