news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 мартта Татарстанда берничә телеканал күрсәтмәячәк

Бу планлы ремонт эшләре белән бәйле.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 26 мартта иртән һәм көндез Татарстанның кайбер шәһәрләрендә берничә телеканал вакытлыча күрсәтмәячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.

«8.00-16.00 сәгатьләрдә Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы - «Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге»нең Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Зур Полянка (Биләр) һәм Шәмәрдәндәге объектларында антенна-фидер җайланмаларын планлы төзекләндерү эшләре үткәреләчәк», - диелә ведомство хәбәрендә.

Шул сәбәпле, «Беренче канал», «Россия 1 + Татарстан», «Россия Культура», «Татарстан – Яңа гасыр», «НТВ» һ.б. телеканаллар күрсәтмәячәк. Тулы исемлек белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100