news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Кемеровода һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты, Ульяновскида һәр татар авылының тарихын язарга җыеналар.

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китте / Әлеге чорда ТР Президенты вазифаларын ТР Премьер-министры Алексей Песошин башкарачак.

Ульяновскида һәр татар авылының тарихын язарга җыеналар / Соңгы ун ел эчендә егермегә якын авыл тарихына багышланган китаплар дөнья күргән инде.

ТР Президенты Кемеровода янгында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты / Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу сүзләрен Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсендә язды.

26 март - 1 апрель көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы / Иртәгә "Тантана" республика театр премиясен тапшыру тантанасы була.

Монреаль татарлары чит илдә яшәүче татар балаларын берләштерү ниятеннән клип төшергән / Клип француз провинцияләрендә киң таралган җырга нигезләнгән.

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Конгрессында катнашу өчен Страсбургкка килде / Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессының чираттагы сессиясендә катнаша.

Омск шәһәрендә «Татар кызы» җиңүчесен ачыкладылар / «Татар кызы» исеменә 19 яшьлек Лидия Морзафарова лаек булды.

Казан Ли Куан Ю премиясен алган Россиядә бердәнбер шәһәр булды / Татарстан башкаласын Бөтендөнья шәһәр премиясенең махсус номинациясендә билгеләп үттеләр.

Г.Ибраһимовка багышланган чара татар һәм башкорт тарихчылары арасында бәхәс чыгарды / Уфада узган конференциядә язучының эшчәнлегенә төрле галимнәрнең төрле яссылыкта караганы ачыкланды.

Мордовиядә татар эшмәкәрләре клубы каршында яшьләр берләшмәсе оештырганнар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Мордовия татарлары белән очрашкан.

Кемероводагы фаҗигадан соң, Татарстанда иллегә якын сәүдә үзәген тикшерәчәкләр / Соңгы тикшерүләр 2015 елда “Адмирал” базарындагы янгыннан соң булган.

Ярославльдә беренче тапкыр татар мәдәнияте көне булды / "Исәнме, күрше!" бәйрәменә Татарстаннан “Мирас” инструменталь ансамбле барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100