Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
26 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Хәния Фәрхи, үлгәннән соң, Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды, Шереметьево аэропортында татарлар Алинә Заһитованы милли киемнәрдә каршы алды.
Хәния Фәрхи үзе үлгәннән соң Әнгам Атнабаев премиясе лауреаты булды / Бүләкне җырчының бертуган сеңлесенә – Фирүзә Ибәтуллинага тапшырдылар.
Шереметьево аэропортында татарлар Алинә Заһитованы милли киемнәрдә каршы ала (видео) / Мәскәү татарлары Олимпия чемпионкасын каршы алырга татарча язулы плакатлар белән һәм милли киемнәрдә килгән.
Татарстанда бер мең гаилә “ана капиталы” акчасын балалар бакчалары өчен кулланырга тели / Быелдан башлап, сертификат акчасын балалар бакчалары өчен куллану буенча чикләү гамәлдән чыгарылган.
Рөстәм Миңнеханов АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман белән очрашты / АКШ илчесе Татарстан башкаласына беренче тапкыр эш сәфәре белән килде.
Татар дин галимнәре турында язылган китап дөнья күрде / “Чакыру” китабында җомга һәм гает вәгазьләре дә урын ала.
Уфа сайты Алинә Заһитованы башкорт милләтеннән дип яза / Алинә Заһитованың әтисе Илназ Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан.
#атнабай флешмобына Раил Садриев кушылды / Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.
Икенче яки өченче баласы туган гаиләләргә 6 процентлы кредит бирелә / Гаиләләр ташламалы кредит ярдәмендә торак шартларын яхшырта ала.
Әсгать Сәфәров: Татарстан кешеләренең чит илдә дә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш / Чит илләрдәге Татарстан вәкилләренә Россия Президентын сайлауда ватандашларыбызның конституцион хокукларын тормышка ашыруда ярдәм итү бурычы йөкләнде.
Шәйхразиев Санкт-Петербургта татар яшьләре белән эшләүне куәтләндерергә кирәк дип саный / "Биредә татар яшьләре күп, әмма алар белән эшләү бераз аксый", - диде Милли Шура рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз