news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 декабрьдә “Баскет–холл”да республика яңа ел чыршы бәйрәме уза

ТР Финанс министрлыгына Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бәйрәм тамашасына 11,8 миллион сум бүлеп бирү йөкләнелгән

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетының 26 декабрьдә “Баскет–холл”да республика яңа ел чыршы бәйрәме уздыру турындагы бойрыгына кул куйды.
Быел Республика яңа ел чыршы бәйрәме РФда Яшьләр елы, ТРда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше кысаларында балалар һәм яшьләр иҗат конкурслары, фестиваль һәм олимпиада, спорт ярышлары җиңүчеләрен бүләкләү, шулай ук социаль якланмаган балалар һәм яшүсмерләрне сөендерү максатыннан үткәрелә.
ТР Финанс министрлыгына Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгына Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бәйрәм тамашасына 11,8 миллион сум бүлеп бирү йөкләнелгән.
Боерыкның үтәлүен контрольдә тоту ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиевага йөкләнелгән. Ул 2009 елда республика яңа ел чыршы бәйрәмен үткәрү буенча оештыру комитетының рәисе итеп билгеләнгән. Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев аның урынбасарлары булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100