Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
26 декабрь Россиядә матәм көне дип игълан ителде
Сочи аэропортыннан күтәрелгән Ту-154 самолеты Кара диңгез өстенә егылып төшә.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 26 декабрьдә, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты һәлакәтенә бәйле рәвештә Россиядә матәм көне дип игълан ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде дип хәбәр итә ТАСС.
Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты якшәмбе иртәсендә Сочидан кузгалып китеп 20 минуттан соң радарлардан югала. Аның Кара диңгезгә егылып төшкәнлеге мәгълүм була. Самолет бортында өч федераль каналның - Первый, НТВ һәм «Звезда» журналистлары, Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, шулай ук, Елизавета Глинка булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз