news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 декабьдән Казаннан Сочига туры рейслар ачыла

Бу рейс пассажирлары бер комплект чаңгы, сноуборд яки хоккей җиһазларын бушлай алып бара ала

  (Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 26 декабрьдән һәр атнада җомга көнне “Казан” халыкара аэропортыннан Казан-Сочи-Казан маршруты буенча туры даими рейслар ачыла.
Самолет Казаннан 13.50 сәгатьтә күккә күтәрелә һәм Сочига 16.35 сәгатьтә төшәчәк. Ә Сочидан 09.35 сәгатьтә кузгала һәм 12.25 сәгатьтә Казанда булачак.
Моннан тыш, “Казан” аэропорты пассажирлары өчен махсус бонус кертелгән: рейс пассажирлары бер комплект чаңгы, сноуборд яки хоккей җиһазларын бушлай алып бара ала. Бу җиһазның авырлыгы исәпкә алынмый һәм бушлай багаж авырлыгы нормасыннан тыш алына, дип хәбәр итә аэропорт матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100