Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
26 августта Екатеринбургта Татар мәдәнияте көне була
Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында 26 августта Екатеринбургта Татар мәдәнияте көнен үткәрә.
Чара «Орджоникидзе» мәдәният үзәгендә 13.00 сәгатьтә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Программада «Татар мирасы – Урал төбәгенең байлыгы» (Екатеринбург шәһәренең 300 еллыгына) дигән түгәрәк өстәл; «Мәдәни җыен» татар халык иҗаты фестивале; китаплар, сувенирлар һәм милли атрибутика сату-ярминкәсе; милли ризыклар сату-күргәзмәсе; татар биюләре, вокал, милли яулыклар бәйләү, тамбур белән чигү остаханәләре; халык уеннары, танып белү викториналары һәм бәйгеләре, мехенди (кына белән рәсем ясау), аквагрим, аулак өй (татар җырларын күмәкләп башкару, халык биюләрендә катнашу) кебек интерактив зоналар каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз