news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

26 апрельдә Тукай һәйкәле янында яшьләр катнашында Шигырь бәйрәме була

26 апрельдә Тукай һәйкәле янында яшьләр катнашында Шигырь бәйрәме була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

26 апрельдә 9:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигырь бәйрәме була.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев әйтүенчә, Габдулла Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме уздыру традициясе 1964 елдан бирле яшәп килгән. Соңрак төп чара Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янындагы мәйданга күчерелгәч, бу урында беркадәр «бушлык» барлыкка килгән.

«60 елдан артык шигырь бәйрәме уздырылып килә иде. Ул язучыларның төп бәйрәме. Сабан туе бәйрәме кебек, Шигырь бәйрәме язучылар өчен иң төп бәйрәм иде. Бәйрәмдә күптән күрмәгән кешеләр очраша, күрешә, төрле төбәкләрдән, әйтик, Башкортстан, Чаллы якларыннан киләләр. Бик зур бәйрәм була иде… Быел «Татмедиа» инициативасы белән 26 апрельдә иртән бер сәгатьлек шигырь бәйрәме уздырырга сөйләштек. Төштән соң традицион Шигырь бәйрәме дә булачак», – диде Алмаз Гыймадиев.

Аның әйтүенчә, иртәнге чараның төп үзенчәлеге – яшь иҗатчыларның күпләп катнашуында. «Бәйрәм программасында «Яңа исем» иҗат лабораториясе шәкертләре, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә студентлары, КФУның «Мизгел» яшьләр театры студентлары, «Салаваtik» һәм «Алмалар» проектларында катнашучы балалар чыгыш ясаячак», – диде Алмаз Гыймадиев.

  • Чараны оештыруда «Татмедиа» АҖ составындагы берничә басма – «Казан утлары», «Мәгариф», «Идел», «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләре берләшкән.

«Һәр басма үз блогын тәкъдим итәчәк. «Казан утлары»ннан исә Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһимов, Луиза Янсуар, Рифат Сәлах кебек шагыйрьләр була. Алар инде безнең өчен «өлкәннәр» санала», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot