news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 апрельдә Милли китапханәдә «Библиотөн» уза

Быел бөтенроссия акциясенең төп темасы - «Үзебезнең геройлар»

26 апрельдә Милли китапханәдә «Библиотөн» уза
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

26 апрельдә ТР Милли китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» бөтенроссия акциясенә кушыла.

«Бу көнне ТР Милли китапханәсенең чаралар программасында - гадәти булмаган экскурсияләр, китап күргәзмәләре, балалар өчен квест, яшүсмерләр өчен квиз, коллаж остаханәсе, «Ачык микрофон» һәм китап укучыларның Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы әсәрләрдән өзекләр укуы, шулай ук «Хор түгәрәге»ннән дусларыбызның кичке концерты», – дип хәбәр итә китапханәнең матбугат үзәге.

Моннан тыш, «Библиотөн-2025» көне дәвамында китапханәгә килүчеләр махсус открыткаларда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына үз теләкләрен юллый алачак. Открыткалар һәр уку залында һәм ресепшн зонасында бушлай таратыла. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен юлламаларны «Җиңү хатлары» бөтенроссия акциясен оештыручылар фронтовикларга җибәрәчәк.

«Библиотөн»-2025 Бөтенроссия акциясе атмосферасын тудырырга Милли китапханәнең беренче катындагы холлда ТР Милли китапханәсе фондларыннан сугыш еллары җырлары язылган пластинкалар һәм «Бөек Җиңүнең Бөек китаплары» китап күргәзмәсе ярдәм итәчәк.

«Библиотөн»-2025 бөтенроссия акциясе программасы:

13: 00-14: 30 әдәби квиз «Җиңү турында без китаплардан белдек» 14+ (аудитория 1)

13: 00-14: 30 «Бөек Җиңүнең 80 сүзе» коллаж остаханәсе 6+

15: 00 – 16: 30 балалар өчен квест«Позывной «Җиңү!» 12+ (балалар залы)

15: 00-16: 30 Квиз-лото «Җиңүне укы» , 12+ яшүсмерләр залы

17: 00 - 19: 00 «Үзебезнең геройлар» ачык микрофоны (универсаль уку залы)

18: 00 – 19: 00 «Хәтер саклаучылар» экскурсиясе

19:00 – 21: 00 Хор түгәрәгенең хисап концерты «Мин беләм ул көн килер ...»

19.00 - 20.00 «MOÑ» театр мәйданчыгы «ӘЛИФ» пластик перфомансы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100