news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 апрельдә Казан циркында «Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль старт алачак

26 апрельдә Казан циркында «Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль старт алачак
фото: Владимир Васильев

Казан циркы нәкъ 10 көннән Тукай әсәрләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль премьерасын тәкъдим итәчәк. Оештыручылар раславынча, бу спектакльне Казан циркында милли программаны торгызуның беренче үрнәге дип карарга мөмкин.

«Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль Казан циркында 26 апрельдән 5 майга кадәр – барлыгы 8 тапкыр күрсәтеләчәк.

«Казан циркы аренасында милли цирк шоу әзерләнә. Илгиз Зәйниев аның режиссеры булырга ризалашты. Бу аның өчен дә беренче тәҗрибә. Мәдәният министры Ирада Әюпова безнең циркны һәм безнең цирк мәктәбен милли программа белән тәкъдим итү бурычын куйды», – диде тамашага багышланган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова.

«Безнең республикада кайчан соңгы тапкыр 2 мең кешегә татар телендә милли программа әзерләнгәне булды? Май бәйрәмнәре – циркта иң кассалы көннәр һәм без анда милли программа чыгарабыз», – диде Илгиз Зәйниев.

Спектакльнең сюжеты Габдулла Тукайның «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» поэмасына корылган. «Спектакльдә Тукайның төше һәм куркулары сурәтләнә. Зәйтүнә образы да, барлык персонажлар да Тукайның күзаллауларында. Бу тарихи куелыш түгел. Бу – төш, фантазияләр», – дип программа турында сөйләде режиссер.

Тукай ролендә ике состав каралган: «Алтын битлек» лауреаты, биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Камал театры актеры Артур Шәйдуллин чиратлашып башкарачак. Зәйтүнә ролендә – Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина.

Театральләштерелгән тамаша цирк номерлары белән аралаштырылган. Спектакльнең цирклы өлеше Казан, Мәскәү һәм Минск цирклары артистларының номерларыннан гыйбарәт. Программада хайваннардан атлар һәм этләр катнаша.

Спектакль татар телендә бара – персонажлар татар телендә сөйләшә, шигырьләр татар телендә яңгырый. Тәрҗемә титрларда бара.

Оештыручылар тамашаның гаиләләр өчен икәнлеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100