news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

26 апрельдә ике урында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак

26 апрельдә ике урында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак
Фото: © «Татар-информ»

26 апрельдә Казанда ике урында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

09.30 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була.

Ә 11.00 сәгатьтә ТР Хөкүмәте вәкилләре, иҗади интеллигенция, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары әдипнең Тукай скверында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр сала.

news_right_1
news_right_2
news_bot