news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

26 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде

Республикада 810 профилактик төркем кизү торачак. Ике атна эчендә алар меңгә якын тикшерү үткәргән, 138 янгынны булдырмый калган.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). 26 апрельдән 16 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 810 профилактик төркем кизү торачак. Ике атна эчендә алар меңгә якын тикшерү үткәргән, 138 янгынны булдырмый калган.

«Шунысын да искәртик, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда корыган үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела», - дип искәртте Трущин.

news_right_1
news_right_2
news_bot