Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
26 апрель көнне Казанда Туган тел бәйрәме узачак
26 апрель көнне Казанда Туган тел бәйрәме узачак
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 26 апрель көнне Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Туган тел бәйрәме була.
Туган тел көненә багышланган әлеге чара матур традициягә әверелеп килә һәм анда олысы-кечесе теләп катнаша. Быел узачак бәйрәмдә Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Мөдәррис Әгъләмов, Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова кебек бертөркем татар зыялылары, җәмәгать эшлеклеләре һәм язучылар катнаша. Анда шулай ук танылган сәхнә осталары Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Наҗия Теркулова, Рамил Курамшин, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Фәридә-Алсу» дуэты һ.б. чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз