Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
26-28 август көннәрендә узачак «Милләт җыены»на волонтерлар эзлиләр
Бөтендөнья татар яшьләре форумы 26-28 август көннәрендә узачак «Милләт җыены»на волонтерлар эзли. Бу хакта форумның телеграм-каналы хәбәр итә.
Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены»нда дөньяның төрле почмакларыннан 1000нән артык кеше катнашуы көтелә.
Быел «Милләт җыены» яңа форматта узачак, аның кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы һәм Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышы узачак.
Волонтерлар аэропорт, вокзаллардан делегатларны каршы ала, программа буенча автобусларда делегатларны озатып йөри, кунакханәләрдә теркәлергә ярдәм итә.
Волонтерлар өчен Казанда яшәү һәм татар телен камил дәрәҗәдә белү төп шартларның берсе булып тора, диелгән хәбәрдә.
Волонтер булырга теләүчеләргә, сылтама аша узып, 18 августка кадәр гаризаны тутырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз