news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

!!!

Күп телле белем бирү комплекслары укытучыларын КФУ әзерлиячәк.

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов күп телле белем бирү комплекслары өчен белгечләр әзерләү программасы өстендә эш алып барылуын әйтте. Бу хакта ул институтның кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

Күп телле белем бирү комплекслары төзү проекты Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән эшләнә.

“Республикада күп телле укыту оешмалары челтәре булдыру проектына 2020 елда старт биреләчәк. Бүгенге көндә проектны гамәлгә ашыру шартлары әзерләү эше алып барыла. КФУ әлеге уку йортларында эшләү өчен белгечләр әзерләү мәсьәләсен күтәрә. Республика җитәкчелегенең КФУга шундый йөкләмәсе бар. Бүгенге көндә дәүләт программасы проекты эшлибез”. - диде институт директоры.

Рәдиф Җамалетдинов күп телле белем бирү проектын вакытлы, кызыклы, актуаль проектларның берсе дип саный. “Ким дигәндә, кеше ике тел белергә тиеш. 3-5 тел беләсең икән, син бу заманда конкурент була аласың. Үзең теләгән оешмага эшкә урнашу мөмкинлеге күпкә югарырак. Бу юнәлештә күпмедер тәҗрибәбез бар. Программаларны эшләү белән мәшгульбез”, - диде ул.

Киләчәктә күп телле белем бирү комплексларында фәннәр татар, рус, инглиз телләрендә укытылыр дип планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100