news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 яшькә кадәр бала тапкан өчен хатын-кызларга түләүләр булдырырга җыеналар

25 яшькә кадәр бала тапкан өчен хатын-кызларга түләүләр булдырырга җыеналар
Фото: © "Татар-информ"

Россиядә хатын-кызларга 25 яшькә кадәр тапкан һәр баласы өчен 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түли башларга телиләр. Закон проектын Дәүләт Думасына партия лидеры Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге ЛДПР фракциясеннән депутатлар кертәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Документка аңлатма язуында пособие яшь әниләрнең матди хәленә бәйсез рәвештә билгеләнергә тиеш диелә. Аны яшь анага 25 яшь тулганчы туган һәр бала өчен түләү каралган. Новелла киләсе 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк дип планлаштырыла.

Инициатива авторлары соңгы ун елда илдә туу санының шактый кимүенә игътибар итә. Бу, аларның фикеренчә, «демографик катастрофага китерергә мөмкин». «Беренче баласын табучы аналарның уртача яше артты һәм әкренләп 30 яшькә якынлаша», — дип кисәтә парламентарийлар.

Депутатлар бәяләвенчә, Россия хатын-кызларының 40 проценты «матди хәле һәм торак шартлары канәгатьләнерлек булмау сәбәпле бала табудан баш тарта». Күпләр шулай ук финанс яктан бәйсез булыр өчен эш тәҗрибәсе алырга ашыга, һәм бу да балалар табуны кичектереп торуга китерә.

ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов ассызыклаганча, бу тәкъдим нәкъ менә яшь гаиләләрдә балалар тууны арттыруга юнәлдерелгән. «Бу я студентлар гаиләсе, я мөстәкыйль тормышны яңа гына башлаган гаиләләр. Әлбәттә, аларга финанс яктан авыр, ата-аналар һәрвакытта да ярдәм итә алмый», - дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100