news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Президент Муса Ерниязов белән очрашты, "ЛУКОЙЛ" ширкәте оештырган бәйгедә 146 проект җиңде, иртәгә "Сөембикә" операсы премьерасы була.

Президент Татарстан белән "ЛУКОЙЛ"ның товар әйләнеше 50 миллиард сумга җитүен белдерде/Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә "ЛУКОЙЛ" гамәви акционерлык җәмгыяте президенты Вахит Алекперов белән очрашты.



Минтимер Шәймиев: Кешеләрне сөендереп, яшьләргә үрнәк булырлык матур эшләр эшләнә/ "ЛУКОЙЛ" ширкәте оештырган бәйгедә 146 проект җиңүгә лаек, дип табылды.

Безнең Татарстаннан күп әйбергә өйрәнәсебез бар әле – Муса Ерниязов/  Бу хакта Каракалпакстанның Югары Киңəш рəисе Муса Ерниязов Татарстан Президенты белән очрашуында әйтте.

А.Песошин Татарстанның РФ төбәкләре һәм чит илләрдәге 22 вәкаләтле вәкиле белән очрашты/ ТР Премьер-министры республиканың Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге вәкилләре белән мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү планнары хакында фикер алышты.



Башкортстан татарларының күпчелеге туган тел итеп рус телен сайлаган/ БДУ галиме әйтүенчә, элек башкорт теле укытылган татар районнарында яшәүчеләр, сайлау мөмкинлеге булса да, туган тел дип рус телен күрсәткән.



Кама Аланы бистәсенә шәһәр статусы бирелергә мөмкин/ Кама Аланы башлыгы сүзләренчә, бары тик биредә яшәүчеләр ризалыгы белән генә бистә шәһәр статусы алырга мөмкин.



“Сөембикә” операсында иртәгә аншлаг көтелә/ “Сөембикә” операсы премьерасы Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ике көн - 26 һәм 27 сентябрьдә күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100