Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
25 сентябрьдә Казанда Кремль яр буенда көзге уңыш фестивале узачак
Ярминкәгә килүчеләрне төрле күңел ачу программалары көтә.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Якшәмбе, 25 сентябрьдә Казанда Кремль яр буенда көзге уңыш фестивале узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Республика фермемарлары сәүдә мәйданнарында яшелчә, җиләк-җимеш, икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт ризыклары, бал һәм башка азык-төлек тәкъдим итәчәкләр. Азык-төлекне кабып карап тәмен белергә мөмкин булачак, дип ышандыра оештыручылар.
Ярминкә кунакларын киң күңел ачу программалары – балалар өчен мастер-класслар, аниматорлар һәм аквагрим, призлы конкурслар, селфи ясар өчен тематик фотозона һәм музыкаль чыгышлар көтә.
Бәйрәм чарасы сәгать 12дә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз