news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 октябрьдә Россиядә төшерелгән «Несокрушимый» фильмнының премьерасы узачак

Кинотасма Бөек Ватан сугышында булган вакыйгаларга нигезләнгән хәрби-тарихи драмадан гыйбарәт.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). 25 октябрьдә «Несокрушимый» фильмының премьерасы узачак. Бу турыда төшерү төркеме матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кинотасма Бөек Ватан сугышында булган вакыйгаларга нигезләнгән хәрби-тарихи драмадан гыйбарәт.

Сюжет нигезендә «КВ-1» танкы экипажының батырлыгы ята. Ростов өлкәсе Тарасовск районы Нижнемитякин хуторы тирәсендә тигезсез көрәштә Семен Коновалов экипажы дошманның 16 танкын, 2 бронемашина һәм 8 автомашинаны юк итә алган. 

Фильмның режиссеры Константин Максимов, продюсеры һәм төп рольне уйнаучы - Ольга Погодина. Танкистлар ролен Олег Фомин, Сергей Горобченко белән Андрей Чернышев уйнаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100