news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан Президенты иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәренә диплом тапшырды,"Татарча диктант" акциясе узды, Уфада “Зөләйха күзләрен ача” спектакле куелды.

Татарстанда ятимнәргә 203 фатир бирелгән/ 27 фатирны ятимнәргә бирү өчен әзерлиләр, 75 фатир төзелеп бетмәгән йортларда.

Татарстан Президенты иң яхшы 12 дәүләт хезмәткәренә диплом тапшырды/ “Татарстанның иң яхшы дәүләт граждан хезмәте” конкурсында җиңүчеләргә акчалата премия бирелде.

Тәүфикъ Әйдинең иҗаты − бу тормышта күргәннәренең нәтиҗәсе - Тәлгать Галиуллин/ Казанда язучы Тәүфикъ Әйдине искә алдылар. 

Татарстанда планлаштырылган биналарның барысы төзелгән - торак-коммуналь хуҗалыгы министры/ Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдерде.

“Иделем акчарлагы”н милләтне, телне саклауның бер ысулы дип кабул итәм – Марат Закир/ Марат Закир “Иделем акчарлагы” бәйгесенә килгән әсәрләрне җитди, көчле дип атады.

"Штаб" резиденциясендә татарча диктантны 50 ләп кеше язды/ Диктант нәтиҗәләре бер айдан билгеле булачак.

Казанда халык артисты Илсөя Төхвәтуллинаның юбилей кичәсе узды/ Аны актриса 30 ел буе хезмәт куйган Г.Камал театры сәхнәсендә үткәрделәр.

Башкорт дәүләт драмтеатры сәхнәсендә “Зөләйха күзләрен ача” спектакленең премьерасы булды/ Спектакльнең режиссеры - Айрат Абушахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100