news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 ноябрьдә Путин махсус операциядә катнашучыларның әниләре белән аралашачак

Россия Президенты Владимир Путин 25 ноябрьдә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләре белән очрашачак. Очрашу ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көненә багышлана, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Элегрәк Кремльдә дәүләт башлыгының хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән очрашуы әзерләнүе һәм аның бу атнада узачагы турында сөйләгәннәр иде.

Россия лидеры белән аралашырга мобилизацияләнгән гражданнарның, үз теләге белән катнашучыларның һәм контракникларның әниләрен генә түгел, ә махсус операция үткәрү зонасында хезмәт итүче яки тактик әзерлек һәм хәрби күнекмәләр узучы хәрбиләрнең әниләрен дә чакырдылар.

Шул ук көнне Путин «Ростех» дәүләт корпорациясенең 15 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100