Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
25 нче Федераль Сабан туенда 50 мең кеше катнашты
Саха (Якутия) Республикасының башкаласында 25 нче Федераль Сабан туена Бөтендөнья татар конгрессы Луганск Халык Республикасынннан алып Ерак Көнчыгыш төбәкләренә кадәр 29 субъектан татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләрен бергә җыйды. Көн дәвамында Сабантуйда якынча 50 мең кеше катнашты, бу бәйрәмнең киң колачлы һәм халык тарафыннан яратылып үткәрелүен күрсәтә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Кунаклар өчен төрле чаралар оештырылды. Бәйрәм кысаларында театраль номерлар, осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, традицион бәйгеләр һәм спорт ярышлары узды. Төп сәхнәдә танылган артистлар һәм музыкаль коллективлар катнашында зур концерт узды.
Түбән Кама районы ярдәме белән Сабантуй мәйданында уникаль «Татар утары» да булдырылды. Биредә кунаклар халык һөнәрләре, милли ризыклар һәм татар көнкүреше белән якыннан таныша алдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз