news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

25 мең кеше «Бигеш» аэропортына Лемаев исемен бирүне хуплап тавыш биргән

«Россиянең бөек исемнәре» бәйгесендә тавыш бирү җомга көнне, 30 ноябрьдә төгәлләнә.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада «Бигеш» аэропортына исем бирү бәйгесендә Николай Лемаев әйдәп бара – ул 25 меңнән артык тавыш җыйган. Икенче урында – Дмитрий Менделеев (аңа 11 мең кеше тавыш биргән). Бу хакта Түбән Кама районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россиянең бөек исемнәре» бәйгесендә тавыш бирү җомга көнне, 30 ноябрьдә төгәлләнә.

Тулаем алганда, Россиядә әлеге конкурста катнашучыларның 64 проценты онлайн рәвештә – сайт (1,4 миллион кеше) һәм социаль челтәрләр (160,9 мең кеше) аша тавыш биргән. Тавыш бирүчеләрнең 5 проценты (117,5 мең кеше) – кайнар линия телефонына шалтыраткан, 31 проценты (767,6 мең кеше) анкета тутырган.

Анкета нәтиҗәләре төбәкләрдән килеп, җыелма статистикага өстәлә. Узган атнада «Аэрофлот» компаниясе очкычларында тавыш бирү оештырылган. Хәзер пассажирлар тарафыннан тутырылган анкеталарны эшкәртәләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot