news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

25 майда «Татар-информ»да Рамазан ае йомгакларына багышланган матбугат очрашуы була

Журналистларның сорауларына Татарстан Диния нәзарәте белгечләре җавап бирәчәк.

25 майда «Татар-информ»да Рамазан ае йомгакларына багышланган матбугат очрашуы була
Михаил Захаров

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). 25 майда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Рамазан ае йомгакларына багышланган матбугат очрашуы була.

Очрашуда Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшчәнлек буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов, Татарстан Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова катнаша.

Матбугат очрашуы ике телдә була. 13 00 сәгатьтә башлана.

Очрашуны «Татар-информ» онлайн күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot