news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бүген Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә, Урал татарлары татар кухнясы фестивален оештырды, Башкортстан татарлары «Бәлешфест» уздыра.

Урал татарлары татар кухнясы фестивален оештырды /  Ул татар аш-су остасы, танылган кулинар Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланды.

Татарлар ярата белгәнме - Чәкчәк музеенда татар мәхәббәте тарихы турында фикер алыштылар / Яшь галим Илдар Шәфыйков Казанның Чәкчәк музеенда «Татар эмоциясе тарихы: мәхәббәткә ретреспектива» дип аталган лекция укыды.

Айрат Сибагатуллин Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавын җиткерде / Сез республикабызның күпмилләтле, бай мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез, дип мөрәҗәгать итә ул хезмәткәрләргә.

Төмәндә "Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләренә сайлап алу төгәлләнә / Унберенче тапкыр үткәрелә торган конкурсларда 17-28 яшьлек егетләр һәм кызлар катнашырга хокуклы.

Башкортстан татарлары «Бәлешфест» милли аш-су фестивале уздыра / Хәзер иң тәмле бәлеш рецептына бәйге бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100