news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

25 июньдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» кичәсендә «Дүртле бию» һәм «Сигезле бию» тәкъдим ителә

25 июньдә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» кичәсендә «Дүртле бию» һәм «Сигезле бию» тәкъдим ителә
Фото: vk.com/tatardancekzn

Казанда ике атналык тәнәфестән соң 25 июнь кичендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге бию дәресләре дәвам итә. Чираттагы очрашу Кабан күле буенда уздырыла. Бу юлы татар фольклоры, бию сәнгате белән кызыксынучыларга татар халкының «Дүртле бию»е һәм «Сигезле бию»е тәкъдим ителә. Очрашу хатын-кызлар арасында бию ярышы белән тәмамланачак. Бу хакта Казн мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бию батлларында җиңүчеләр автомат рәвештә август ахырында узачак «Бию көрәше» бәйгесенең финалына уза, дип хәбәр итә Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Җәйге чара 18:00 сәгатьтә башлана. Шәһәр халкын, башкала кунакларын Һади Такташ урамы, 74 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге театрның амфитеатрында көтәләр.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының алтынчы сезоны 4 июньдә башланды. Башкалада халыкара Россия – АСЕАН саммиты уздырылуы сәбәпле, чара ике атнага туктатылды.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елдан Казан мэриясе тарафыннан Татарстан рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Парклар һәм скверлар дирекциясе белән бергә гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстан башкаласында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию проектының юбилее уңаеннан «Бию көрәше» дигән финал ярышы узды. Төп бүләк булган 300 мең сум өчен 20 финалист көч сынашты, шуларның икесе беренче урын өчен ярышты. Балтачта яшәүче Илнар Закиров проектның җиңүчесе дип танылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot