news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

25 июльдә Тверь Сабан туе үтәчәк

25 июльдә сәгать 11.00дә Тверь шәһәренең «Тьмака» паркында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган өлкә Сабан туе үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм программасында «Зоренька» рус җыры ансамбле, «Крунк» әрмән биюе ансамбле, «Ильдан» татар биюе ансамбле (Мәскәү шәһәре) чыгышы, татар, үзбәк халык мәдәниятенең солистлары һәм бию коллективлары катнашында зур концерт, милли уеннар, конкурслар һәм ярышлар, татар, үзбәк, рус, карел аш-суы бар.

Шулай ук Сабантуй вакытында һәвәскәр осталар күргәзмә-ярминкәсе һәм милли-мәдәни автономияләрнең һөнәрчеләр мастер-класслары эшләячәк.

Быелгы Тверь Сабан туе Югары Иделдә яшәүче барлык халыкларның традицияләрен берләштерер дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot