news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 июльдә Мөслимдә федераль авыл сабан туе булмаячак

Бәйрәмне кичектерү дә каралмаган.

25 июльдә Мөслимдә федераль авыл сабан туе булмаячак

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Быелның 25 июлендә Мөслим районында үтәр дип планлаштырылган Федераль авыл сабан туе булмаячак. Аны кичектерү дә каралмаган. Сәбәбе – коронавирус пандемиясенең дәвам итүе. Бу хәбәрне “Татар-информ”га ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде.

“Мөслим районында федераль авыл сабан туен быел үткәрмәскә карар кылынды, гәрчә район хакимияте дә, республиканың Мәдәният министрлыгы да, Бөтендөнья татар конгрессы да әзерлекне югары дәрәҗәгә җиткергән булсалар да. Кызганыч, пандемия әле дә дәвам итә, аның күрсәткечләре түбәнәю әкрен тизлектә бара, шуңа вазгыятьтән чыгып эш итәргә туры килә”, - диде Шәйхразиев.

Мөслим районында федераль авыл сабан туен Татарстанның 100 еллыгына багышлап үткәрү ниятләнгән иде. 

“Киләсе елда бу сабан туен Мөслимдә үткәрербез дип ниятләдек. Элегрәк 2021 елда федераль авыл сабан туен Мордовиядә уздырырбыз дип сөйләшүләр башлаган идек. Димәк, Мордовиядә үтәсе сабан туе 2022 елга күчә”, - дип аңлатты вице-премьер.

Быел, коронавирус сәбәпле, федераль сабан туе да, шәһәр һәм район сабан туйлары да кичектерелде яисә онлайн-форматта үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100