news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

2018 елның беренче сабан туен АКШның Флорида штатында яшәүче татарлар оештырачак, Уфада “Татар телен яратучылар” клубы ачылды.

2018 елның беренче сабан туен АКШның Флорида штатында яшәүче татарлар оештырачак/ Флорида татарлары сабан туена чакыру тарата башладылар.

Рөстәм Миңнеханов Россия хоккейчыларын җиңүләре белән балык тоткан җирдән котлады/ Татарстан Президентына балык тотарга улы Искәндәр ярдәм итә.

Милли Шура рәисе Мәскәүдә татарлар белән аралашты/ Очрашу барышында төбәктәге җитәкчеләр белән ешрак очрашырга кирәк дигән тәкъдим яңгырады.

Арчаның ир-ат солтаннары нутри асрый, итек баса һәм буш вакытта 23 баш бозау үстерә/ Арчада “Ир-ат солтаны-2018” бәйгесенә йомгак ясалды.

Төмәндә татар мәдәнияте көннәрендә талантлар ачыкланды/ Төмән өлкәсендә төрки телле халыкларның “Иртәнге йолдыз” балалар бәйгесе, “Халык сәнгате” һәм “Уйнагыз, гармуннар” фестивале узды.

Уфада “Татар телен яратучылар” клубы ачылды/ Клубка 28 кеше йөри.

#атнабай флешмобына Дания Нуруллина кушылды/ Ул Әнгам Атнабаевның "Борынгы гадәт" шигырен укыды.

Калугада Татар мәдәнияте көннәре узды/ Чарада милли ризыклар тәкъдим ителде, татарча җырлар башкарылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100