Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
25 еллык тарихы булган Төмән татарлары автономиясе атамасын үзгәрткән
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Юбилей якынлаша» дигән язмасы чыкты.
1998 елның 30 ноябреннән бирле эшли башлаган өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә быел 25 ел була.
Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Төмән өлкәсендә (ХМАО һәм ЯНАО белән) 200 меңгә якын татар яши. Төбәктә автономиябез иң эре һәм абруйлы иҗтимагый оешмаларның берсе булып тора. Оешманың бүгенге көндә 12 җирле бүлекчәсе эшли. Автономиянең төп максаты - татарларның телен, мәдәниятен, традицияләрен саклау һәм үстерү булганы билгеле. Ә менә вакыт узу белән спортка игътибар кирәклеге, юридик консультацияләргә, гражданлык-хокукый документларын рәсмиләштерүдә ярдәмгә дә сорау туа. Оешма өлкә иҗтимагый оешмаларының координацион советы, Россия халыклары ассамблеясының төбәк бүлеге белән уңышлы эш алып бара.
Һәр ел саен өлкә Думасы депутатлары һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты хисабына милли ансамбльләргә костюмнар тегелә, музыка кораллары, спорт кирәк-яраклары сатып алына. «Таң йолдызы», «Халык сәнгате», «Уйнагыз, гармуннар!» бәйге-фестивальләре, өлкә «Татар мәдәнияте көннәре»н, өлкә Сабан туе, «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале, шәһәр Сабан туен үткәрү традициягә әверелде, татар әдәбияты нәшер ителә һәм музыкаль дисклар чыгарыла, шулай ук яшьләр проектлары да тормышка ашырыла.
Телне саклауда югарыда саналган чаралар зур өлеш кертәләр. Тагын да 52 этномәдәни юнәлештәге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барыла. Балалар бакчаларында, шәхси балалар үзәкләрендә татар телен өйрәнүчеләр бар. Быел өлкә татар автономиясенең офисына да татар теле буенча белемнәрен ныгытырга рәхәтләнеп йөриләр. Әле түгәрәкләрдә, факультатив дәресләрдә тел, мәдәниятебезгә мәхәббәт тудыручылар шактый. Ялутор шәһәрендә мәктәпләрдә татар теле дәресләре булдыру турында сөйләшүләр бара.
2020 елдан татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү юнәлеше буенча эшләр башланды. 12 укытучы өстәмә белем алу турында дәүләт үрнәгендәге документлар - дипломнар алдылар. Алар инде өлкә хакимияте белән бергәләшеп башкарган балалар һәм яшьләр өчен теледәресләрдә укытучы буларак катнашып та өлгерделәр. Киләсе елга тагын 12 укытучы курслар үтәчәк. Ел саен «Татарча диктант» бөтендөнья акциясен үткәрүдә дә алар гел ярдәм итәләр. Шулай ук, «Өлкәнең иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Иң яхшы этномәдәни мәктәп» өлкә бәйгеләре дә туган тел укытуга ярдәм, этәргеч, кызыксындыру чарасы булып торалар.
Елга бер мәртәбә өлкә татар автономиясе «Яңарыш»ыбызны ветераннарга, җирле автономияләргә, татар хәрәкәте активистларына яздыра, «Дусларга сукмак» радиотапшыруын эфирга чыгара.
Автономия ярдәмендә күп кенә иҗади коллективлар сыйфатлы һәм матур костюмнар, шулай ук музыка кораллары белән тәэмин ителделәр. Федераль автономия ярдәмендә «Саз» фольклор ансамбле өчен сәхнә костюмнары тегелгән. Аромаш, Исәт районнары, Заводоуковск шәһәр округы, Тубыл шәһәре коллективлары да киләчәктә шатлыклы хәбәрләр көтә.
Татар әдәбиятын бастыру һәм музыкаль дискларны чыгару өчен төбәк хөкүмәте 4 миллион сумга якын акча бүлеп бирде. Төмән җире шагыйрьләр һәм язучыларга бай. Безнең профессиональ композиторлар һәм аранжировщиклар да бар. Мәсәлән, Җәмилә Рәхимованың, Луиза Сөрмәтованың дисклары, Хәнисә Алишина китабы шул исәптә.
2019 елдан өлкә автономиясенең сайты эшли, офисы барлыкка килде. Анда татар яшьләре берләшмәсе, ветераннар советы үз эшләрен алып баралар, татар дизайнерлары мастер-класслар үткәрәләр. Хәким Мирхәйдаров җитәкчелегендәге «Дуслык» татар халык хоры, шулай ук шәһәр башкорт автономиясе рәисе Мәүлидә Хәйруллина җитәкчелегендәге «Ургылыш» башкорт коллективы да офиста репетицияләргә җыелалар.
«Уңышлар белән бергә, эшлисе эшләр дә күп әле, - ди автономия җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллина. - Спорт, социаль өлкә, волонтерлык хәрәкәте, этнотуризм юнәлешендә тырышасы бар әле. Әйтик, татар мәдәнияте турында күргәзмәне безгә «Россия — минем тарихым» тарихи паркы базасында ачарга тәкъдим итәләр. Моның турында уйларга кирәк. Шулай ук Словцов исемендәге музейда татар мәдәнияте турында даими күргәзмә ачу турында үтенеч әзерлисе бар. Без татар теле буенча өлкә, Бөтенроссия, халыкара олимпиадаларда җиңүчеләребез, төбәгебезне лаеклы тәкъдим итүче һәм шулай ук конкурсларда җиңүче булган педагогларыбыз, башка бәйгеләрдә призлы урыннар алучылар белән горурланабыз».
Күптән түгел Ялутор шәһәрендә «Татар ателье»сы ачылды. Автономиянең «Арслан» мини-футбол командасы оешты, алар районнарда мастер-класслар оештырып, үзебезнең яшьләрнең осталыкларын чарлагач, районара, өлкәара бәйгеләрдә катнашырлар. Бу эш Төмән районында башланды да инде. Талымханда балаларда кызыксыну уянды.
Тиздән татар хатын-кызлары клубы ачылачак. Анда да төрле белгечләр белән мастер-класслар әзерләнер, төрле темага сөйләшүләр алып барылыр. Ялутор районында киләсе елга өлкә Сабан туен уздыруга әзерлек башланды.
Октябрь аенда автономиянең съезды үтте. Анда әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителде. Яңа җитәкче итеп яңадан Ләйсән Хөрмәтуллина сайланды. Яңа устав кабул ителде. «Өлкә себер татар һәм татар милли-мәдәни автономиясе» урынына «өлкә татар милли-мәдәни автономиясе» дип үзгәртелде. Башкарма директор вазифасы кыскартылып, җитәкче урынбасары итеп Рамил Әминов сайланды. Тагын да утырышларны онлайн һәм офлайн форматларда үткәрү мөмкинлеге туды.
Өлкә татар автономиясе – 25, Тубылның данлыклы 15 нче мәктәбе 105 еллык юбилейларын бәйрәм итәргә җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз