news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ метеорологы бәйрәмдәге һава торышы турында: 25 елдагы иң салкын 9 Май булачак

Татарстан башкаласында Җиңү көнендә уртача тәүлеклек һава температурасы климат нормасыннан шактый түбән булачак. Бу көнне көчле җил көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

«Мондый салкын 9 Май бездә инде 25 ел булмады. Хәзер без салкын һава массаларын китергән көнбатыш циклон йогынтысында торабыз. Салкын һава массалары хәзер Россиянең бөтен Европа өлешендә һава торышын билгели. Бу циклон безгә мул явым-төшемнәр китерде. Казанда тәүлеккә 16 мм явым-төшем булды, ә ай башыннан - тагын 8 мм», - диде ул.

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура 6,5 градус тәшкил итә, ә норма - 13 градус. Әүхәдиев сүзләренчә, якындагы көннәрдә тагын да салкынрак булачак.

«Температура түбәнәю дәвам итә, якын көннәрдә тагын да салкынрак булачак. 8 майда Казанда уртача тәүлеклек температура нормадан 4 градуска, 9 майда 6 градуска түбәнрәк. Уртача тәүлеклек температура апрельнең беренче декадасына хас. Казанда якындагы декадада температура климат нормасыннан 6 градуска түбәнрәк булачак», - дип билгеләп үтте Әүхәдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100