news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

25 ел шамаиллар ясаган Зөлфия Мөхәммәтдинованың юбилей күргәзмәсе ачылды

Татар шамаиллары галереясында рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова осталык дәресләре дә үткәрәчәк, ошаткан шамаилларны сатып алырга да мөмкин.

25 ел шамаиллар ясаган Зөлфия Мөхәммәтдинованың юбилей күргәзмәсе ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Шәмаиллар остасы, Чаллы рәссамы Зөлфия Мөхәммәтдинова яңа шамаилларында изге сүзләрне гарәп теленнән тыш, татар һәм рус телләрендә дә бирә башлаган. Бүген Казан Кремлендә татар хатын-кызларыннан беренчеләрдән булып шәмаиллар ясый башлаган рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинованың юбилей күргәзмәсе ачылды.

Татар шамаиллары галереясында ачылган “Пыялада чәчәкләр” күргәзмәсе рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова иҗатының 25 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә авторның 25 эше урнаштырылган. Алар арасында туксанынчы елларда ясалганнары да бар. Биш шамаилны рәссам күргәзмә өчен махсус эшләгән.

Казан Кремле музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев Кол Шәриф мәчете диварлары эчендә урнашкан Татар шамаиллары галереясында елга дүрт күргәзмә оештырылуын искәртеп узды. Галереяның ел саен яңа исем ачуын әйтеп узды. “Бу күргәзмә берничә ай дәвам итәчәк. Кол Шәриф мәчетенә килүчеләр алар белән таныша ала”, - диде Илнур Низамиев.

Күргәзмә ачылу тантанасына Татарстан рәссамнар берлеге рәисе урынбасары, рәссам Мөдәррис Минһаҗев, күренекле каллиграфия остасы, Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш һәм рәссамның иҗатын яратучылар җыелган иде.

“Зөлфия Мөхәммәтдинованың беренче шамаилын үз эшемә охшатып кызыксынып киттем. Бөтенебез осталардан өйрәнеп, аларны кабатлаудан башлыйбыз. Мин дә осталарны кабатлап өйрәндем, Зөлфия дә шушы юл белән килде. Без туксанынчы елларда исламның көчәя барган чорында эшли башладык. Эшебезгә ихтыяҗ зур иде”, - диде Нәҗип Нәккаш.

“Без ашыга-ашыга иҗат итә башладык. Кайда нәрсә очратсак та, татар мохитына яраклаштырырга тырыша идек. Зөлфия Ислам диненең төп идеяләрен белдерә торган аятьләрне, хәдисләрне татарча орнаментлар белән төреп иҗат итә башлады. Беренче эшләрендә ялгышлар бар, һәвәскәрлек сизелә иде. Ул мәдрәсәдә дә укыды, үҗәтләнеп күп өйрәнде һәм элеккеге ялгышларын кабатламады”, - диде күренекле каллиграфия остасы.

Нәҗип Нәккаш Зөлфия Мөхәммәтдинованың тугра жанрына да керүен билгеләр үтте. “Тугра ул үзеңне зур ислам дөньясының бер кисәге итеп тоюның билгесе. Аңа халыкта ихтыяҗ зур”, - диде ул. Каллиграфия остасы рәссамның эшләрендә татарча язулар күренә башлауга да игътибар итте.

“ Ислам музеенда зур остабыз Нәҗип Нәккашның 70 яшьлегенә багышланган күргәзмә эшли. Биредә Зөлфия Мөхәммәтдинованың 60 яшьлегенә багышлана. Шамаиллар эшли башлаган кешеләр туксанынчы елларда бар иде. Аларның күбесе шамаил сәнгатендә калмадылар”, - диде Татар шамаиллары галереясе җитәкчесе Алсу Шәмсутова.

Зөлфия Мөхәммәтдинова кунакларны күргәзмәгә куелган иҗат эшләре белән таныштырды. “Мин элек кечкенә миниатюралар эшли идем. Портретлар да яздым. Әмма ислам рөхсәт итмәгәч, мин ул эшен туктаттым. Миңа Аллаһ икенче юлын ачты. Тугра – ул абстракт портрет. Шул туграларны ясау миңа портретларны алыштырды”, - диде рәссам. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100