Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
25 ел эчендә татар теленә каршы чыккан кеше булмады - Ирек Шәрипов
Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ). "Татарстанда озак еллар дәвамында татар һәм рус телләре мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә тигез күләмдә укытылып килде. Сез ничек уйлыйсыз: ике дәүләт теленә мондый караш Татарстанның бүгенге халәтенә китерде. Монда яшәүче бөтен халык - татармы, русмы, маримы, удмуртмы, мордвамы, чувашмы - бер-беребезне тиң кешеләр дип күрәбез. Татар һәм рус телләрен өйрәнүне кайчан керттеләр, кемнәр кертте дигән сорауга җавап табу өчен, 25 ел элек булган вакыйгаларга кайтырга кирәк", - дип саный ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында билгеләп үтте.
"Ул вакытта Татарстан Конституциясен кабул иткән депутатлар кемнәр алар? Алар бөтенесе дә татар өчен җан атучы кешеләр булдымы икән яки алар арасында да төрлеләре булганмы? Депутатлар составына күз салсак, анда руслар да бар. Русларның да әллә нинди карашта торучылары бар. Аларны соңгы чиктә шовинизмда гаепләүчеләр дә булды. Татарлар арасында да сул һәм уң якка каеручылар күп иде. Төрле фикердәге депутатлар, дәүләт җитәкчеләре башка юл юк, телләрне тигез рәвештә өйрәнергә кирәк, бөтен халыкка тигез караш булырга тиеш дигән карар кабул итте. Татарны яисә русны яраткан өчен генә түгел, башка юл булмаганга күрә. 25 ел элек тә башка юл юк иде, бүген дә башка юл юк дигән фикердә торабыз. Күпчелек Татарстан халкы да нәкъ шушы фикердә", - ди Ирек әфәнде.
Аның фикеренчә, мәгарифтә кайбер хаталар булуны файдаланып һәм соңгы елларда яңа электрон мәгълүмат аралашу чаралары булуны файдаланып, халыкны урыныннан кузгатырга, үз ягына каерырга теләүчеләр бар.
" Сул яктан да, уң яктан да. 25 ел эчендә татар теленә каршы чыккан кеше булмады, булса да аларның саны берничә дистә генә. Җәмгыятьтә андый кешеләр һәрвакыт була: бүген татар телен укытсак, каршы чыгучылар булачак, укытмасак та, каршы чыгучылар булачак", - диде Ирек Шәрипов әңгәмә барышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз