news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр махсус мәйданчыклардан тыш фейерверклар ату тыела

2025 елның 25 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Казанда махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу хакта шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Сергей Чанкин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

Бу чорда пиротехника куллануга җитди чикләүләр куелачак. Моннан тыш, «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителгәндә, шулай ук гражданнар оборонасының «Внимание всем» сигналы бирелгәндә, барлык төр пиротехника эшләнмәләрен куллану тулысынча тыела.

Фейерверкларны куркынычсыз очыру өчен дүрт мәйданчык билгеләнгән:

Совет районы: Камалиев проспектындагы 27нче йортның 1нче һәм 3нче корпуслары арасындагы бушлык;

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары: Гаврилов урамындагы мәйдан территориясе;

Киров һәм Мәскәү районнары: Түбән Заречье дамбасы;

Вахитов һәм Идел буе районнары: Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданы каршындагы машина кую урыны.

news_right_1
news_right_2
news_bot