Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
25 августта Казанда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен Искә алу көне уза
25 август Казанда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен Искә алу көне уза. Ул аларның Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелүенә 82 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
1944 елның 25 августында Өченче Рейхның II Империя суды карары белән фашистларга каршы пропаганда һәм Германиянең хәрби куәтен какшатуда гаепләнгән 11 татар кешесе гильотинада җәзалап үтерелә. Аларның исемнәре татар халкы тарихына мәңгегә кереп кала: Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур (Сәлим) Бохаров.
10.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең музей-фатирында шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 120 ел тулуга багышланган «Кайнар йөрәк моңнары...» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә аның исән чагында дөнья күргән басмалары тәкъдим ителгән. Җәлилнең беренче шигыре 1919 елда Оренбургта «Кызыл Йолдыз» газетасында басылып чыга, ә беренче җыентыгы 1925 елда Казанда дөнья күрә. Татарстан Республикасы Милли музее фондларында шагыйрьнең исән чагында нәшер ителгән 12 басмасы, шул исәптән рус теленә тәрҗемә ителгән беренче җыентыгы («Стихи», М., 1935) саклана. Бер китабы — «Авылда пионер эшләре» (1929) – Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханә фондларыннан тәкъдим ителгән. Хронологик яктан басмалар 1925-1944 елларны үз эченә ала, аларның гомуми тиражы 50 405 данә тәшкил итә.
Чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыгы Елизавета Малышевалар катнаша. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миңнуллина, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Рәмил Исламов, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары һәм башкалар чыгыш ясаячак.
12.00 сәгатьтә 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил һәйкәле янында гомумшәһәр митингы һәм чәчәкләр салу тантанасы була.
18.30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» V Халыкара музыкаль-шигъри фестивале җиңүчеләренең концерты була. Концертка керү - чакыру билетлары буенча.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз